Әлфия Когогина: спиртлы продукция әйләнешен тикшерүдә тоту гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен кирәк

2024 елның 20 декабре, җомга

Дәүләт Думасы составында 10% тан артык этил спирты булган спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне (мәсәлән, лосьоннар, тониклар, хуш исле сулар, авыз куышлыгы өчен чайкаткычлар һ. б.) мәҗбүри маркировкалау турында закон кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль  проект координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Законнардагы бушлыклар аркасында, намуссыз җитештерүчеләр спирт кулланып ясалган парфюмерия-косметика продукциясенең «акцизсыз» статусыннан файдаланалар. Алар азык-төлек этил спиртын чимал сыйфатында сатып ала һәм, акцизлар түләмичә, җитештерүне ялган декларацияли алганнар. Алга таба этил спирты легаль булмаган әйләнешкә чыгарыла, ә мондый чималдан алынган продукция куркыныч тудыра. Бу бушлыкны бетереп, явызларча файдалану мөмкинлеген булдырмаска һәм гражданнарның сәламәтлеген сакларга мөмкин"»

Кабул ителгән инициатива нигезендә спиртлы азык-төлек булмаган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше белән шөгыльләнүче оешмалар, шулай ук мондый продукцияне сатып алучы һәм ваклап сатучы шәхси эшмәкәрләр продукция җитештерү күләмнәре һәм әйләнеше турында мәгълүматны тиешле дәүләт мәгълүмат системасына тапшырырга тиеш булачак.

Федераль закон, үз көчләренә керүнең башка сроклары билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International