Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!

2024 елның 20 декабре, җомга

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге телефон аша мошенниклык очраклары саны арту турында кисәтә. Гражданнар үзләренә килгән шалтыратулар турында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча   бүлегенә хәбәр итә, анда билгесез затлар, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, аларның пенсия алу өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел, дип раслый. Мәгълүматларны раслау өчен алар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә яисә күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылуны таләп итә, ә аннары SMS-хәбәрләрдән кодлар соратып ала.

Фонд хезмәткәрләре мондый сөйләшүләрне кичекмәстән туктатырга чакыра, чөнки сүз мошенникларның гамәлләре турында бара. Шуны истә тотарга кирәк: Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча  бүлекчәсе хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, хәбәрләрдән парольләр яисә кодлар бирүне сорамыйлар. Әгәр Сезгә мондый сораулар белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта олы яшьтәге туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, фондның барлык хезмәтләре фәкать клиент хезмәтләре, КФҮ яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына күрсәтелә. «Безнең хезмәткәрләр гражданнар йортларына нинди дә булса түләүле хезмәтләр тәкъдим итеп йөрми, барысы да бөтенләй бушлай башкарыла»,-дип билгеләде ул.

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе - 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга- 08.00 дән 15.45 кә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International