Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.
Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1 470 ата-ана файдаланган.
Инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә ата — аналарның берсе картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерергә хокуклы: әни — 50 яшьтә, әти-55 яшьтә. Опекуннар өчен пенсия яше опеканың һәр ел ярым эчендә бер елга кими, әмма гомумән алганда биш елдан да артык түгел. Әгәр гаиләдә берничә инвалид бала тәрбияләнә икән, бу хокуктан ата-аналар икесе дә файдалана алачак, төрле балаларга документлар рәсмиләштерәчәк.
"Башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан әни, ә аннары әти файдаланды, әмма әнисе бу пенсиядән баш тартса яки аның башка төренә күчсә. Мәсәлән, хатын-кыз 50 яшьтә пенсия рәсмиләштергән һәм соңрак гомуми пенсия яшенә җиткәч иминият пенсиясенә күчкән. Аннары 55 яшендә баланың әтисе вакытыннан алда пенсия ала», - дип ачыклык кертә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен кирәкле шартлар:
1. баланы медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалид яки балачактан инвалид дип тану;
2. инвалид баланы 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү;
3. кирәкле иминият стажы булу: хатын-кызлар өчен-15 ел, ирләр өчен — 20 ел;
4. 2024 елга кимендә 28,2 шәхси пенсия коэффициенты туплау;
5. бала 8 яшькә җиткәнче опека билгеләү (опекуннар өчен).
Инвалид балаларны карау чоры иминият стажына кертелә. Һәр тулы ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.
Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе - 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга. 08.00 дән 15.45 кә кадәр).