МТС, цифрлы экосистема, 2024 елда Татарстанда цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларындагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Яңа LTE җиһазларын урнаштыру һәм гамәлдәге челтәрне модернизацияләү нәтиҗәсендә республиканың тагын 30 мең кече торак пунктында яшәүчеләр тотрыклы тавыш элемтәсе һәм мобиль интернет алды.
МТС республиканың утыз дүрт районындагы туксан биш кечкенә авылны элемтә һәм тизйөрешле интернет белән тәэмин итте. Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча МТС челтәренә тоташтырылган һәр торак пунктта уртача 350 ләп кеше яши. Аларның иң аз санлысында, Әлмәт районының Сабанчы авылында, 70ләп кеше яши, иң зурысында – Лениногорск районының Ивановка авылында – 700ләп кеше. Кече торак пунктлар Арча һәм Мамадыш районнарында күбрәк тоташтырылган.