Әлфия Когогина: өлкәннәр балаларны тәмәке һәм никотинлы продукция кулланудан сакларга тиеш

2024 елның 20 декабре, җомга

Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ Җинаять кодексына балигъ булмаганнарга вейплар һәм башка никотинлы продукция, шулай ук аны җитештерү өчен чимал, кальян һәм никотин куллану өчен башка җайланмалар саткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру турындагы төзәтмәләрне кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль  проект координаторы Әлфия Когогина: «Әлеге инициатива балаларның сәламәтлеген саклау буенча закон чыгару карарларын кабул итү эшен дәвам итү өчен әзерләнде. Без, өлкәннәр, аларны сәламәтлекләрен саклау өчен тәмәке һәм никотинлы продукция кулланудан сакларга тиеш. Беркем дә балигъ булмаганнарга алкоголь, тәмәке, балалар организмына зыян китерә торган вейплар сатарга һәм җәзасыз калырга тиеш түгел».

 

Төзәтмәләр нигезендә балигъ булмаганнарга әлеге продукцияне сатуга законнарда каралган чикләүләрне күп тапкырлар бозган өчен җинаять җаваплылыгы янаячак. Җәза 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре булачак. Шундый ук җәза балаларга алкоголь продукциясен саткан өчен дә гамәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International