Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2024 елның 21 декабре, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән   2024 елның 21 декабре  18.00 сәгатьтән  22 декабре  18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

22 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

-  күрү мөмкинлеге 1-2 чакрымга кадәр начарланган буран, 

- күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начараю белән томан,  

-  бозлавык , 

- төнлә көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, 

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Бозлавык вакытында:

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр  басарга, шуның белән  сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез..Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең туктау юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юлларны чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга. Шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның тайгак булуы аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл өлешен чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Ерактан күренеп торырлык жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

 

 

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, ә туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International