2024 елның 9 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль законы белән «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында " Федераль законның 15.1 һәм 15.2 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, чит ил гражданнары Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән исемлектән дәүләт учреждениеләрендә рус теле, россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш.
Имтихан өчен түләү күләме шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.
Хәзер күрсәтелгән законда дәүләт учреждениеләре ведомство буйсынуындагы предприятиене яисә вәкаләтле оешманы имтихан уздыруга һәм оештыруга документлар кабул итү һәм мәгълүмати тәэмин итү өлешендә генә, шулай ук имтихан үткәрү процедурасын оештыру-техник тәэмин итүгә җәлеп итәргә хокуклы дип каралган.
Федераль закон үз көченә 2024 елның 10 декабреннән керде