«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре вазыйфасына бүгенге көнгә кадәр Менделеевск районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеген җитәкләгән Хәертдинова Зөлфирә Хафиз кызы билгеләнде.
Зөлфирә Хафиз кызы 1964 елның 17 апрелендә Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә туган, «мәктәпкәчә педагогика һәм психология» белгечлеге буенча Чаллы дәүләт педагогика институтын, шулай ук «социаль педагог»белгечлеге буенча өзлексез педагогик белем бирү институтын тәмамлаган.
Зөлфирә Хафиз кызы хезмәт юлын Алабуга шәһәренең 1нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче вазифасында башлый, Яр Чаллы шәһәренең өзлексез белем бирү институтында методист һәм Менделеевск мәгариф бүлегендә Менделеевск районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, мәгариф учреждениеләрендә педагог-психолог булып эшли.
Зөлфирә Хафиз кызына яңа вазыйфасында уңышлар телик!