Дәүләт Думасы беренче укылышта балаларга потенциаль куркыныч газлы товарлар сату өчен җаваплылык кертелә торган закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «балаларга газлы потенциаль куркыныч товарлар – зажигалкалар, портатив газ плиткаларына ягулык салу өчен баллончыклар һәм башка әйберләр саткан өчен җәза җитди булырга тиеш. Бүген балалар арасында таралган сниффингның нәтиҗәләре турында искә төшерәм. Бу аритмия, кислород ачлыгы, буылу, баш мие һәм үпкә шешүе һәм хәтта үлем».
Тикшерү органнары мәгълүматлары буенча, 2016 елдан сниффингтан 800дән артык балигъ булмаган бала һәлак булган.
Элегрәк Дәүләт Думасы балаларга потенциаль куркыныч газ булган товарларны, шул исәптән зажигалкаларга ягулык салу өчен баллончыкларны һәм портатив туристлык газ плитәләрен сатуны тыя торган закон кабул итте.
Закон проекты нигезендә тыюны бозган өчен штраф янаячак:
- физик затлар өчен 60 мең сумга кадәр;
- вазыйфаи затлар өчен 300 меңгә кадәр;
- юридик затлар өчен 600 меңгә кадәр.