Дәүләт Думасы ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның эшчәнлеген камилләштерүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина: «коммуналь хезмәтләр күрсәтүче һәр тарифта инвестиция өлеше бар, һәм ул агымдагы ремонтка түгел, ә системаны модернизацияләүгә юнәлдерелергә тиеш. Нәтиҗәдә нәрсә эшләнә һәм гомумән эшләнәме, хәзерге вакытта контрольдә тоту мөмкин түгел. Безнең закон проекты белән ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кимендә биш елга эш графигын раслау бурычы кертелә, ә дәүләт органнары аның үтәлешен күзәтергә тиеш булачак. Инициатива бик мөһим һәм гражданнар мәнфәгатьләрендә эш итәчәк"»
Закон проектында тарифлар җитештерү һәм инвестиция программаларындагы чараларны исәпкә алып билгеләнәчәк дип карала. Гомуми кагыйдә буенча 5 елга кадәр, тарифлар билгеләнгәндә беренче тапкыр — 3 елга кадәр яисә аренда шартнамәсе, концессия килешүе гамәлдә булган вакытка кадәр, әгәр аның срогы 5 елдан кимрәк булса.
Шулай ук эшләрнең үтәлешен раслый торган мәҗбүри хисап кертү дә күздә тотыла. Мәгълүматлар тиешле төбәк Хөкүмәтенә тапшырылачак.
Моннан тыш, РФ Хөкүмәте су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын дәүләт исәбенә алу тәртибен, шулай ук җыелырга, тупланырга, эшкәртелергә һәм сакланырга тиешле мәгълүмат исемлеген раслау вәкаләтләрен алачак.