Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала.
Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел хезмәт стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.
"Авыл" өстәмәсе күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25% тәшкил итә. 2024 елда ул 2033, 72 сумга тигез.
Өстәмә шәһәрдә хезмәт стажын эшләп, аннары авылга яшәргә күченүчеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирендә хезмәт куйган, аннары шәһәргә күченгән икән, аның ташламага хокукы саклана.
"Тиешле вазыйфаларда тиешле стаж эшләгән эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк өстәмә түләү билгеләнә, бернинди аерым гаризалар яки документлар җыю таләп ителми. Эшләүләрен дәвам итүче авыл пенсионерларына игътибар итәбез, эштән азат ителгәннән соң өстәмә гариза бирү тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин», —дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
"Авыл" стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр – элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә, үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылыкта мәшгульлек шартларында һөнәрләрдә һәм вазыйфаларда эшләү кертелә.
Һөнәрләр белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. гади хезмәткәрләрдән тыш, совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да бар.
Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр).