Дәүләт Думасы Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген никотинлы продукциядән һәм аны куллану нәтиҗәләреннән яклау чараларын көчәйтү өлешендә үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Балаларны һәм аларның сәламәтлеген яклауга багышланган тагын бер закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде, һәм ул балаларга тәмәке, вейп, электрон тәмәке һәм кальян саткан өчен штрафларны арттыруга кагыла. Бу хокуксыз адымга барган кешеләр җаваплылыкны һәм җәзаның котылгысызлыгын аңларга тиеш".
Закон проекты нигезендә балаларга тәмәке, вейп, электрон сигарет һәм кальян саткан өчен штраф артачак
гражданнар өчен хәзерге 40-60 мең сумнан 200-300 мең сумга кадәр,
вазыйфаи затлар өчен-хәзерге 100-300 меңнән 500-700 меңгә кадәр,
юридик затлар өчен–хәзерге 400-600 меңнән 1,5-2 млн. га кадәр.
Шулай ук тәмәке эшләнмәләре төрләре саткан өчен штрафлар да сизелерлек артачак:
гражданнар өчен штраф күләме 150-200 мең сум тәшкил итәчәк,
вазыйфаи затлар өчен-300-500 мең сум,
юридик затлар өчен-1-2 млн.