Дәүләт Думасы территорияләрне комплекслы үстергәндә социаль объектларны мәҗбүри төзү турындагы законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте.
Территорияне комплекслы үстерү турында шартнамә төзегәндә коммуналь, транспорт, социаль инфраструктура объектларын, шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен билгеләнгән объектларны төзү каралачак.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «кешеләр өчен торак микрорайоннарның яшәү, спорт һәм ял өчен бөтен инфраструктуралары булуы бик мөһим. Безнең тарафтан кабул ителгән инициатива яңа массакүләм төзелеш урыннарында мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләр булмауны бетерергә мөмкинлек бирәчәк».
Документта кайбер төбәкләрдә гамәлгә ашырыла торган инструментлар нигезендә гамәлгә ашыруның җентекле механизмы каралган. Төзүче территорияләрне планлаштырылган үстерү чиратын, төзелеш срокларын үтәргә, барлык тапшыру процессларын синхронлаштырырга тиеш булачак. Федераль закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.