Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, банк счетларына балалар пособиеләрен татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге күчерәчәк:
-17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие;
- эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;
- 3 яшькә кадәрге беренче балага түләү;
- чакырылыш/мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;
- ана капиталыннан айлык түләү.
Почта аша пособие алучы республикада яшәүчеләргә пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.
Игътибар итәбез, декабрь өчен түләүне вакытыннан алда алган ата-аналарга пособиеләр 2025 елның гыйнвар-февралендә стандарт график буенча күчереләчәк.
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр).
Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Telegram Сыйныфташларыбызда таныша аласыз.