18 декабрьдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта балалы гаиләләргә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин чыгышын балалы гаиләләргә ана капиталы бирү буенча Россия Социаль фондының төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган иң әһәмиятле һәм бик кирәкле ярдәм чарасы белән башлады.
"Инде 17 ел ана капиталы – «Демография» илкүләм проектның үзәк чарасы. Бүгенге көндә Татарстанда ана капиталына сертификатлы 400 меңнән артык гаилә бар", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, программага күп еллар дәвамында үзгәрешләр кертелгән, аларның максаты гаиләләргә сертификат алуны мөмкин кадәр җиңеләйтү һәм аның акчалары белән эш итү. 2020 елда ук программа ил Президенты Владимир Путин инициативасы буенча үсеш алды – ул 2030 елга кадәр озайтылды, капитал суммасы артты, ә аңа беренче бала туган яки уллыкка алынган гаиләләр дә хокуклы. "Ана капиталына беренче сертификат бирелгәннән бирле, аның күләме өч тапкырга арткан – 250 мең сумнан 833 024, 74 сумга кадәр.2024 елда ана капиталы күләме беренче балага 630,4 мең сум тәшкил итә. Икенчесе туганда гаилә 202 643, 96 мең сум өстәмә акча ала. Әгәр икенче яки теләсә кайсы бала туганчы ана капиталына хокук булмаса, гаилә 833 024, 74 сумга хокуклы – икенче бала туганда", - дип билгеләп үтте Эдуард Вафин. Үз чыгышында ведомство башлыгы ана капиталы акчаларын тотуның 5 юнәлеше турында искәртте: торак шартларын яхшырту, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, булачак тупланма пенсия формалаштыру һәм бер тапкыр түләнә торган түләү - ана капиталы акчаларының калдыгын 10 мең сумнан артмаган акчалар белән файдаланганнан соң алу. "Иң популяр юнәлеш булып элеккечә үк торак шартларын яхшырту кала, аны Татарстанда 320 меңнән артык гаилә сайлаган. 48 меңнән артык гаилә балаларны укытуга акча юнәлдергән, 27 меңнән артыграгы ана капиталыннан айлык түләүләр ала, 171 әни акчаны булачак пенсияне формалаштыруга юнәлтергә карар кылган һәм 3 гаилә инвалид балаларны интеграцияләүгә һәм адаптацияләүгә гариза биргән», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Моннан тыш, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр һәм йөкле хатыннар өчен түләүләр башкарыла. Түләү күләме күчемле һәм күчемсез мөлкәтне, гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәрен комплекслы бәяләгәндә гаиләнең мохтаҗлыгы критерийларыннан чыгып билгеләнә. Балаларга пособиенең максималь күләме 12 741 сум, йөкле хатыннарга 14 317 сум тәшкил итә. Бүген Татарстанда 231 меңнән артык бала бердәм пособие ала, түләүләрнең гомуми суммасы 22,7 млрд.сум тәшкил итә. Ана капиталыннан һәм бердәм пособиедән тыш, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чараларын да күрсәтә: йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, беренче бала туганда (уллыкка алынганда) айлык түләү, 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие, баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер мәртәбә бирелә торган пособие, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен өстәмә ял көннәре һәм хәрбиләрнең гаиләләренә һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә айлык компенсация түләүләре, шулай ук радиация йогынтысына дучар булган гаиләләргә ярдәм чаралары. Әлеге чаралар белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин