Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проектның координаторы Әлфия Когогина рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
"Бүген, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегалары белән эшлекле төркем киңәшмәсеннән тыш, «Алабуга» - сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона" кадрлар стратегиясе һәм «Алабуга Политех» белгечләр әзерләү буенча белем бирү үзәге белән таныштылар, махсус икътисадый зона резидентларының – дәүләт субсидияләре һәм ташламалы заемнар алучыларның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Болар-«Соллерс-Алабуга» автомобильләр җитештерүчесе һәм «Август-Алабуга»ашламалар җитештерүчесе. Үзебезнең предприятиеләрне үстерү өчен гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелегенә чынлыкта инандык», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Утырыш барышында агымдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Агымдагы елның 11 ае эчендә Татарстан предприятиеләре төркем тарафыннан алып барыла торган дәүләт программалары буенча 76 млрд сум федераль акча алган, шул исәптән «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру» программасы буенча 70,2 млрд сум, Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займнары 5,8 млрд сум.
Бүгенге көндә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында 40ка якын алдынгы завод эшли, 17 меңнән артык эш урыны булдырылган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 171 млрд сум тәшкил итә. 2023 елда резидентларның кереме 179 млрд сум тәшкил иткән. «Алабуга» базасында белгечләр әзерләү үзәге – «Алабуга Политех» оештырылган, анда 18 юнәлеш буенча дуаль укыту программасы гамәлгә ашырыла. Хәзер Россиянең 84 төбәгеннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең 6 иленнән 5 мең студент әзерлек уза.