Әлфия Когогина үз округының социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина Әгерҗе районының «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында һәм Татарстан Республикасы Менделеевск районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды.

«Яңа елда сезгә укуда, иҗатта һәм спортта уңышлар, акыллы остазлар һәм тугры дуслар юлдаш булсын. Тынычлык, сәламәтлек, күңел җылысы һәм бәхет, сезгә сөенечле мизгелләр күбрәк булсын, кадерле малайлар һәм кызлар», - дип котлады Когогина.

Менделеевск сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә 101 бала белем ала. Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приютында бүген авыр тормыш хәлендә калган 31 балигъ булмаган бала яши һәм укый. Биредә алар социаль, медицина, психологик, педагогик һәм хокукый ярдәм алалар.

Балалар өчен Кыш бабай котлавы, конкурслар һәм бүләкләр белән Яңа ел тамашасы оештырылды. Мәктәптә һәм социаль приютта булганда, Әлфия Когогина шулай ук районнар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән аларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International