Хөрмәтле Җитәкчеләр/Эшмәкәрләр!

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2024 елның 29 октябрендәге 365-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме  аена 22440 сум тәшкил итәчәк.
* «Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында» 2008 елның 23 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме хезмәт законнары нигезендә Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Республика килешүе белән билгеләнә һәм минималь куллану бюджетының бәя күләменнән һәм хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк була алмый. 
* Шуңа бәйле рәвештә, әгәр эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычларын) үтәгән шартларда Сезнең предприятие хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә һәм минималь куллану бюджеты күләменә җитмәсә, аны күрсәтелгән күләмгә җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.
     Шулай ук билгеләп үтәбез, хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылык карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International