Әлфия Когогина: без үзебезнең ил җитештерүчеләренә ярдәм итү һәм индустриаль кече һәм урта эшмәкәрлек өчен инфраструктура тәэмин итү буенча законнар формалаштыруны дәвам итәчәкбез

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» фракциясе үзебезнең ил җитештерүчеләренә ярдәм итү, эшмәкәрлекне үстерүгә комачаулый торган киртәләрне бетерү, шулай ук индустриаль кече һәм урта бизнес өчен инфраструктураны тәэмин итү буенча законнар формалаштыруны дәвам итәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасында пленар утырыш алдыннан кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина.

«Исегезгә төшерәм, Президент йөкләмәсен үтәү йөзеннән безнең тарафтан "Дәүләт контроле турында "гы законга төзәтмәләр кабул ителде һәм 1 гыйнвардан гамәлгә керде, алар нигезендә быел тикшерүләр уздырганда тулысынча хәвеф-хәтәргә юнәлтелгән алымга күчәргә кирәк булачак. Инспектор закон бозу куркынычы булган урынга гына бара алачак. Без закон үтәлешен җентекләп мониторинг алып бараячакбыз һәм, гражданнарның таләпләренә таянып, кирәк булганда, законнарны көйләп бетерәчәкбез», – дип ассызыклады «Эшмәкәрлек»  федераль  проект координаторы.

Куркынычларны бәяләү һәм идарә итү системасына күчү, заманча методлар һәм технологияләр кертү уңайлырак эшлекле мохит тудырырга һәм гражданнарны намуссыз эшкуарлардан максималь рәвештә якларга ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International