Дәүләт Думасы ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: «Инициатива Президентның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәм яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең иң нәтиҗәле чараларының берсенең гамәлдә булуын озайта. 2006 елдан, сертификатлар бирү башлангач, алар 14 миллионнан артык бирелгән".
2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме индексацияләнәчәк. Беренче балага, әгәр ул 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган яки уллыкка алынган булса, яки 2020 елга кадәр туган икенче балага түләү күләме 676 398,58 сум тәшкил итәчәк. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап туган яки уллыкка алынган икенче яки аннан соңгы балаларга ата-аналар моңа кадәр сертификат алмаган очракта 893 835,55 сум ала алачак.