7,3% ка индексация нәтиҗәсендә республикада иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм 23 777 сум тәшкил итте.
Картлык буенча иминият пенсиясе белән бергә инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсияләре дә арттырылды.
Узган индексациянең үзенчәлеге булып аның эшләүче пенсионерларга таралуы тора. Арту барлык алдагы индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән пенсия индексациясе суммасына башкарылды һәм эшкә урнашкан 200 меңнән артык пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү түләнә торган пенсиягә карата түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланыла, анда хезмәт эшчәнлеге чорлары өчен алдагы барлык индексацияләр исәпкә алынган инде.
"Мондый вариант пенсионерларга индексация нәтиҗәсендә зуррак өстәмә алу өчен каралган. Ягъни индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә ул эшләми торган булса ала алырлык суммадан санала. Эштән азат ителгәннән соң ул шулай ук өстәмә рәвештә пенсия алачак, ул бөтен төшереп калдырылган индексацияләрне исәпкә алып яңадан саналачак», - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан 17.425 мең сум күләмендә пенсия ала. аның шәхси счетына 22.809 сум күләмендә пенсия беркетелгән. Пенсиянең нәкъ менә югарырак күләме буенча 7,3% ка гыйнвар индексациясе ясалган да инде. Нәтиҗәдә алына торган пенсиягә 17 425 сум күләмендә өстәмә 1 665 сум билгеләнгән. ә пенсионер эштән киткәч, индексация буенча өстәмәләрдән соң, барлык төшереп калдырылган арттырулардан чыгып, аның пенсиясе өстәмә рәвештә арттырылачак һәм 24 474 сум тәшкил итәчәк.
Бер үк вакытта шәхси пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме 7,3% ка арттырылды. Бер шәхси пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр күтәрелгән, иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме – 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр.
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга -08.00 дән 15.45 кә кадәр).
Шулай ук актуаль яңалыклар белән сез социаль челтәрләрдә — ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз.