Дәүләт Думасы кулланучыга өстәмә товарлар һәм хезмәтләр тагуны тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Закон проекты гражданнарның хокукларын яклауга юнәлдерелгән – намуссыз сатучылар тарафыннан өстәмә товарлар, эшләр яки хезмәтләр тагуга юл куймау. Статистика бу өлкәдә хокук бозуларның шактый артуын раслый. 2020 елда Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 16 маддәсе буенча 1109 хокук бозу ачыкланган, ә 2023 елда – инде 3179. Гражданнарны кирәкмәгән чыгымнардан, отышлы булмаган шартларда килешүләр төзүдән һәм манипуляцияләүдән якларга кирәк"»
Закон проекты тарафыннан, әгәр законда башкасы каралмаган булса, төп товарларны сатып алу турында шартнамә төзегәнче кулланучыга өстәмә товарлар сатып алуны яисә төп товарларны сатып алганда мәҗбүри булган башка шартнамәләр төзүне тәкъдим итү юлы белән кулланучыга аерым түләүгә өстәмә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) тагуны тыю билгеләнә.
Шулай ук сатучы (башкаручы, агрегатор хуҗасы) тарафыннан кулланучының өстәмә товарлар сатып алуга (өстәмә эшләр башкаруга, өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә) ризалыгы турында автомат тамга кую яисә кулланучы өчен сатучы тарафыннан мондый ризалыкны башка рәвештә белдерү йә сатучы тарафыннан кулланучының өстәмә товарлар сатып алуга башлангыч ризалыгын күздә тота торган шартлар булдыру рөхсәт ителми.