Прокуратура аңлата

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Балигъ булмаганнарны җинаятьләр кылуга җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы катгыйландырыла.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 150 статьясында балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп иткән өчен җаваплылык каралган

2024 елның 29 маендагы 111-ФЗ номерлы Федераль законда Россия Федерациясе Җинаять кодексының 150 статьясындагы 4 өлеше яңа редакциядә бәян ителгән. Нормага тагын бер квалификация билгесе өстәлде-балигъ булмаган баланы зур булмаган һәм (яисә) уртача авырлыктагы өч һәм аннан да күбрәк җинаять кылуга җәлеп итү.

Күрсәтелгән җинаятьне кылган өчен 5 елдан 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган, иреген 2 елга кадәр чикләү я чикләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International