Менделеевскины яңартулар көтә!

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Хөкүмәте шәһәребездәге объектларны капиталь ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте!

Быел Менделеевск үзәк район хастаханәсендә ремонт башлана, анда патологоанатомия бүлеге (морг), азык-төлек блогы һәм ашыгыч ярдәм гаражлары яңартылачак. Бу безнең районда яшәүчеләрнең барысына да медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуга мөһим адым!

 Шулай ук республика финанславы кысаларында яңа сай бассейн төзеләчәк. Бу безнең балаларыбыз өчен бик шәп яңалык, алар яшьтән үк йөзү белән шөгыльләнә алачак! 

 «Тын таулар» пляжын да онытмыйбыз! Биредә яктыртыла торган уңайлы юл төзеләчәк, шулай ук өстәмә манина кую урыннары җиһазландырылачак. Без бу урынны ял итү өчен тагын да кызыклырак итү өчен тау итәген төзекләндерәчәкбез һәм яшелләндерәчәкбез.

 Татарстан Хөкүмәтенә Менделеевскида яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез! Алда безне зур үзгәрешләр көтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International