Менделеевск районында яңа фельдшер акушерлык пунты ачылды

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Ижевка авылының Юбилей урамында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. 

Фельдшер-акушерлык пункты бинасы барлык заманча таләпләргә һәм санитария нормаларына җавап бирә. Монда салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, җылыту һәм су агызу үткәрелгән, шулай ук пандус урнаштырылган.

Яңа учреждениедә барлык кирәкле әйберләр: пациентларны кабул итү кабинеты, процедура һәм прививкалар ясау, гинекология креслосы булган тикшерү бүлмәсе, көтү бүлмәсе, медикаментлар саклау бүлмәсе һәм санузел каралган. Бу халыкка кичектергесез ярдәм күрсәтергә, йөкле хатыннарга һәм балаларга патронаж ясарга, диспансеризация үткәрергә, анализлар сайлап алырга һәм диспансер авыруларын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Пономарева Елена.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фельдшер-акушерлык пункты «Беренчел медицина-санитария ярдәмен үстерү» республика проекты «Сәламәтлек саклау " илкүләм проекты буенча төзелгән.  2025 елдан «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа илкүләм проекты старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International