Йомгаклау җыены Монашево авыл җирлегендә узды, анда халык актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм җирле хакимият эшчәнлеге турында мәгълүмат алу өчен җыелды.
Җыенда җирлек башлыгы Ростислав Иосифов чыгыш ясады.
Монашево авыл җирлеге турында мәгълүмат:
* Авыл җирлеге составына 5 торак пункт керә: Монашево, Илнәт, Яңа Кокшан, Актаҗик, Татар Кокшаны авыллары.
• Биредә 962 кеше яши.
Үзара салым программасы:
2024 елда үзара салым программасы буенча халыктан 511 000 сум җыелган. Алынган акчалар инфраструктураны яхшырту өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде:
• Урамнарга вак таш җәю
• Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл сатып алу һәм урнаштыру
• Юлларны кардан чистарту һәм башкалар.
Менделеевск районы җирле үзидарә органнарының 2024 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар турында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева сөйләде. Шулай ук ул халыктан килгән сорауларга.җавап бирде.
Очрашуны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән авыл активистларын һәм хәйриячеләрне бүләкләү белән тәмамладылар.