Яр Чаллы кешесе «Милли лотерея»дән «Хыял " лотереясенең февраль тиражында 1 млн сум откан.
Отышлы билетны ул 100 сумнан почта бүлекчәсеннән сатып алган. Тираж уйнату 2 февральдә Беренче каналда узды.
«Милли Лотерея» брендыннан тиражлы һәм тиражсыз уеннарның билетлары почтаның барлык бүлекчәләрендә сатыла. Мизгелле лотереяләрне сатып алганнан соң ук җиңүгә тикшерергә мөмкин, ә тиражлы лотерея уйнатулары бер үк вакытта барлык билет хуҗалары өчен уза. Моннан тыш, Россия почтасы бүлекчәләрендә алдагы уеннарның нәтиҗәләрен белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда яшәүче тугыз кеше лотерея миллионерлары булган, алар Казан, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яр Чаллы һәм Чистай почта бүлекчәләреннән «бәхетле» билетлар сатып алган.
2014 елдан Россия Федерациясе территориясендә бары тик дәүләт лотереяләре генә уздырыла. Аларның төп миссиясе-физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән социаль программаларны финанслау.
Белешмә:
"Россия Почтасы" АҖ — илнең иң эре федераль почта һәм логистика операторы, Россия Федерациясенең стратегик предприятиеләре исемлегенә керә. Клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекләре саны буенча дөньяда җиденче иң эре компания — 38 000 нән артык нокта, аларның 66% ы кече торак пунктларда урнашкан. Почта логистик маршрутларының уртача айлык озынлыгы 54 млн километр тәшкил итә.
Ел саен Россия Почтасы 2,3 млрд кәгазь юллама кабул итә һәм 200 млн посылка эшкәртә. Компания юридик яктан әһәмиятле язышуны цифрлы форматка күчерергә ярдәм итә-2023 елда Почта электрон һәм гибрид форматта 300 миллионнан артык хат китергән.
2015 елдан дәүләт компаниягә почта элемтәсе объектлары челтәрен карап тоту чыгымнарын, бүлекләр урнаштыру һәм универсаль элемтә хезмәтләре күрсәтү таләпләре нигезендә капларга мөмкинлек бирә торган ярдәм чаралары күрсәтми.