Әлфия Когогина: закон проекты педагогик кадрлар әзерләүне камилләштерүгә юнәлдерелгән

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга педагогик хезмәткәрләргә өстәмә һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү өлешендә үзгәрешләр кертүне беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек»  проектының федераль координаторы Әлфия Когогина: «Закон проекты педагогик кадрлар әзерләүне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Интернет-ресурслар тәкъдим иткән укытучыларны дистанцион яңадан әзерләү тулы канлы була алмый һәм барлык таләпләргә дә җавап бирә алмый - бу хакта педагогик бергәлек сигнал бирә».

Педагогик эшчәнлек өлкәсендә яңа квалификация алу өчен дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында, «Сириус» федераль территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларында, «Сколково» инновацион үзәгендә, фәнни-технологик үзәкләр территорияләрендә яңадан һөнәри әзерлек узарга кирәк дигән норма билгеләргә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International