20 мартта күчемсез милек базарында катнашучылар өчен туры эфир булачак

2025 елның 21 марты, җомга

Төп тема-күчемсез милек өлкәсендәге закон яңалыклары

Татарстан Росреестры ТР риэлторлар Гильдиясе белән берлектә ВКонтактеда күчемсез милек базарында катнашучылар өчен туры эфир үткәрәчәк. https://vk.com/rosreestr16) 

Билгеле булганча, Росреестр инициативасы буенча күчемсез милек өлкәсендә шактый күп федераль законнар кабул ителә. Кайбер мөһим законнар узган ел ахырында да кабул ителде, шулай ук 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керде. Аларның иң актуальләре буенча аңлатмаларны Росреестр Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча   1 нче номерлы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Алсу Сафина бирәчәк.

Туры эфир модераторы сыйфатында ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев чыгыш ясаячак.

Барлык кызыксынган затларны 14.00 сәгатьтә онлайн трансляциягә кушылырга чакырабыз.  Әгәр дә сездә бу тема буенча сораулар бар икән, сез аларны хәзер үк безгә мессенджерга җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International