8 ноябрьдә район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Уңыш бәйрәмен үткәрделәр. Чара районның «Юность» мәдәният йортында үтте. Анда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар катнаштылар. Менделеев районы башлыгы Игорь Анатольевич Привалов җыелган кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Алга таба бәйрәм җырлы-биюле концерт номерлары белән дәвам итте.