Менделеев районы Монай авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Объект “Авыл клублары төзү” республика программасы буенча төзелгән. Әлеге объект – күп функцияле. Анда Монай җирлегенең башкарма комитеты, китапханә һәм фельдшерлык-акушерлык пункты да урнашкан. Ачу тантанасында район башлыгы И.А. Привалов һәм Яр Чаллы сәләмәтлек департаментының җитәкчесе Шарафутдинов И.Х. катнашты. Бәйрәм яңа ачылган клубта концерт белән тәмамланды.