ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән йомгаклау киңәшмәсе узды.
Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов депутатлар һәм сенаторларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүгенге очрашу махсус хәрби операция шартларында һәм халыкара киеренкелекнең яңа әйләнешендә уза, дип ассызыклады. Болар барысы да билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын үтәү, социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү өчен гамәлләрнең җайга салынуын таләп итә.