«Гараж амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2021 елның 1 сентябреннән) Татарстанда 20 591 объект теркәлгән, шул исәптән 2 533 объект – быелның беренче яртыеллыгында. Бу хакта Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.
«Гараж амнистиясе» эшли башлаганнан бирле республика территориясендә 8,1 меңнән артык гараж билгеләнешендәге объект һәм гомуми мәйданы якынча 339 мең кв.м булган 12,4 мең җир кишәрлеге теркәлгән. әлеге законның дүрт елга якын гамәлдә булуына карамастан, татарстанлылар элеккечә гаражларны һәм алар астындагы кишәрлекләрне гадиләштереп рәсмиләштерү механизмыннан актив файдаланалар»,-дип билгеләп үтте Лилия Борһанова.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2025 елның 6 аенда гомуми мәйданы 47,7 мең кв. м булган 783 гараж һәм 1750 җир кишәрлеге милеккә рәсмиләштерелгән.
Законны гамәлгә ашыру кысаларында теркәлгән гаражлар һәм җир кишәрлекләре саны буенча Яр Чаллы, шулай ук Әлмәт һәм Чистай районнары алда бара.
Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә.