Тулы булмаган эш вакыты режимын кертүгә, җитештерүне туктатып торуга, дистанцион(читтән торып) эшләүгә, эшчеләр санын кыскартуга яисә бетерүгә бәйле очракларда эш бирүчеләр өчен белешмәлек.
«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында " 2023 елның 12 декабрендәге 565-ФЗ номерлы РФ Федераль законының 53 статьясы нигезендә:
1. Оешманы ябу яки шәхси эшкуар эшчәнлеген туктату, оешманың,шәхси эшкуарның хезмәткәрләре санын яисә штатын кыскарту һәм хезмәт шартнамәләрен өзү турында карар кабул иткәндә эш бирүче-ике айдан да соңга калмыйча оешма, ә эш бирүче - шәхси эшкуар, тиешле чаралар уздыру башланырга ике атнадан да соңга калмыйча, вазыйфасын, һөнәрен, белгечлеген һәм аларга карата квалификация таләпләрен, һәр конкрет хезмәткәрнең хезмәтенә түләү шартларын күрсәтеп, бу хакта язма рәвештә мәшгульлек хезмәте органнарына хәбәр итәргә тиеш.
2. Оешма хезмәткәрләре санын яисә штатын кыскарту турындагы карар хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүгә китерергә мөмкин булган очракта, - тиешле чаралар уздырыла башлаганчы өч айдан да соңга калмыйча;
3. Тулы булмаган эш көне (смена) һәм (яисә) тулы булмаган эш атнасы режимы кертелгәндә, шулай ук эшне туктатып торганда, эш бирүче тиешле чаралар үткәрү турында карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә бу хакта язма рәвештә мәшгульлек хезмәте органнарына хәбәр итәргә тиеш.
Мәгълүматларны тапшыру өчен мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында авторизацияләнергә кирәк.
Әгәр сез мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасында теркәлмәгән булсагыз, сез инструкциядән файдалана аласыз trudvsem.ru/help/login...
«Тулы булмаган эш вакыты режимын кертү» белешмәсе
trudvsem.ru/help/login...