Менделеевскида куркынычсызлык һәм халыкка хәбәр итү өчен акыллы домофоннар системасын эшләтеп җибәрделәр

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

​Менделеевскида IP-домофоннар системасы эшләтеп җибәрелде, ул гадәттән тыш хәлләр очрагында халыкка оператив мәгълүмат бирергә һәм подъездларга керүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.Системага тестны Менделеевск районы җитәкчесе Роберт Искәндәров үткәрде.

Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) сигнал биргәннән соң, домофоннар автомат рәвештә подъездларны ачтылар һәм биналар эчендә яшеренү мөмкинлеге турында тавыш хәбәрен кабыздылар.

"Системаны тикшердек-кирәк булганда бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратканнан соң барлык ишекләр ачылачак. Таттелеком ярдәме белән мондый домофоннарны бөтен шәһәрдә урнаштырачакбыз", - дип билгеләде Роберт Искәндәров.

🏢 Бүгенге көндә Менделеевскида система белән 30га якын күп фатирлы йорт җиһазландырылган, цифрлы сервистан 2200дән артык фатир халкы файдалана.

Проект ТР Оператив штабы регламенты нигезендә гамәлгә ашырыла. Шундый ук системалар Казанда, Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада, Азнакайда, Актүбәдә, Зәй һәм Иннополиста гамәлдә.
Гомумән алганда, Татарстан буенча халыкка ашыгыч мәгълүмат бирү функциясен үтәргә сәләтле 17 меңнән артык цифрлы панель урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International