Татарстанда ана капиталы акчаларыннан ай саен 7 меңнән артык баланың ата-анасы түләүләр ала

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-анасы ай саен ана капиталы акчасыннан түләүләр ала.Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчергән.

Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан икеләтә кимрәк булган гаиләләргә айлык түләү билгеләнә. Татарстанда бу-бер кешегә аена 30 146 сум, эш белән тәэмин итүгә яки ата-аналарның мөлкәтенә өстәмә таләпләр кертелми. Айлык түләү күләме гариза биргән вакытта яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республика халкы өчен бу — 12 741 сум.

 

"2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы акчаларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкырга кыскартылган һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көненнән дә артык вакытны алмый», — дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Әгәр айлык түләү алу турында гариза бала туган айдан алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Калган очракларда ул мөрәҗәгать ителгән айдан билгеләнә.

 

Айлык түләү алу өчен ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәктә һәм шәхсән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Документларны тапшырырга кирәкми, Фонд белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында барлык кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Ярдәм чарасы 12 айга билгеләнә.  Айлык түләүне алуга кабат гариза ул билгеләнгән чорның соңгы аенда бирелергә мөмкин.

 

Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балалар өчен ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү узган ай өчен башкарыла һәм Татарстан Республикасында бердәм датада — һәр айның 5 нче числосында түләнә. Әгәр бу ял яки бәйрәм көненә туры килә икән, түләү алдагы көнне башкарыла.

 

Ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультацияне Россия Социаль фондының контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International