Социаль фонд 1 августтан эшләүче пенсионерларга иминият пенсияләрен индексацияләячәк.

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Өстәмәне 2024 елда рәсми рәвештә эшләвен дәвам иткән гражданнар алачак.

Өстәмә пенсия коэффициенты бәясеннән чыгып исәпләнәчәк, чөнки кертемнәр суммасы хезмәт хакына бәйле. Өч коэффициенттан да күбрәк алырга мөмкин түгел. Пенсия коэффициентының бәясе 145 сум 69 тиен күләмендә билгеләнгән.

"Гражданнарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми — барлык кирәкле түләүләр августта автомат рәвештә исәпләнәчәк",— дип билгеләде Социаль фондның клиент хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International