Әлфия Когогина сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем киңәшмәсе уздырды

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы узды. "Чираттагы киңәшмәне уздыру мәйданчыгы итеп без Иннополисны билгеләдек.  Әлбәттә, сайлау очраклы түгел-университет «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» илкүләм проекты кысаларында сәнәгать робототехникасын үстерү үзәкләрен булдыруга 1,85 млрд сум күләмендә субсидия алган. Биредә компетенция үзәге булдырылган, ул бөтен ил буенча мондый үзәкләрне үстерүнең «дирижеры» булачак. Бюджет акчалары бушка сарыф ителмәгән, болар барысы да технологияләргә, патентларга һәм ватан сәнәгате өчен реаль карарларга әверелә», – дип шәрехләде Когогина.
Һәр федераль округта сәнәгать оешмалары, югары уку йортлары һәм аларның структур бүлекчәләре базасында кимендә өч үзәк төзү планлаштырыла. Үзәкләр сәнәгать робот техникасында  реверс-инжиниринг, техник процессларны автоматлаштыру өчен чишелешләр эшләү, роботлаштыру участокларын билгеләү өчен предприятиеләргә консультацияләр бирү һәм аудитлар үткәрү белән шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International