Менделеевскида балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре буенча Комиссия ярты елга арадаш йомгаклар ясады һәм яшүсмерләр арасында җинаятьләрне профилактикалауның алдагы чараларын эшләде.

Чарада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы катнашты.

2025 елның 6 аендагы эшкә йомгак ясалды:
●  Комиссиянең 14 утырышы үткәрелде, шуларның 2 се — киңәйтелгән форматта.
● Исәптә торучы яшүсмерләр саны 16% ка кимеде 
● балигъ булмаганнар арасында административ хокук бозулар саны сизелерлек кимеде
● 7 гаилә тернәкләндерүне уңышлы узган һәм исәптән төшерелгән
● «Аеклык ноктасы» программасы кысаларында актив эш алып барыла
● 2025 елның җәендә 149 яшүсмер эшкә урнаштырылган

Утырышта мәгариф, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, руханилар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук районның актив халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International