Роберт Искәндәров Илдар Рәшитов белән бергә шәһәрнең кайбер төзелеш объектларындагы эшләрнең барышын карады.

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Менделеевскида торак-коммуналь хуҗалык системаларын модернизацияләү эшләре дәвам итә, хәзер эшләрнең 2 этабы бара. Барлыгы 4 км челтәр алыштырылачак, хәзерге вакытта 900 метрны алыштырасы калды. Исегезгә төшерәбез, бу эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча масштаблы программа ярдәмендә мөмкин булды.

Район җитәкчесе Роберт Искәндәров «ТР Главинвестстрой» ДКУ директоры урынбасары Илдар Рәшитов белән бергә шәһәрнең кайбер төзелеш объектларындагы эшләрнең барышын карады.

Музейда электр, су һәм җылыту эшләре төгәлләнгән. Чистарту эшләре башкарылды. Территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Хастаханәдә ремонт эшләре 100% ка тәмамланган. Моргта һәм азык-төлек блогында электр, җылылык, су, су чыгару челтәрләре тулысынча алыштырылган. Түшәмнәр, диварлар һәм идәннәр, түбәләр, фасад ремонтланган. Җиһазлар алыштырылган.
Ә гаражлар бинасында инженерлык челтәрләре тулысынча алыштырылган, идәннәр, стеналар һәм түшәмнәр ремонтланган. Фасад һәм түбә ремонтланган, яңа капкалар куелган.

Футбол манежы ачылуга әзерләнә. Соңгы эшләр бара: уен кыры өстендә челтәрне монтажлау, стеналарга рейкалар беркетү һәм идән өслеген җәю.

 Барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда башкарыла. Аларның барышын күзәтеп торабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International