Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге кисәтә: мошенниклардан сакланыгыз!

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге халыкка фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату очракларының артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратулар барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматын алырга тырыша.

Әгәр сезгә шалтыраталар, үзләрен социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм пенсияләрне яки башка социаль түләүләрне төгәлләштерү яки яңадан исәпләү сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорыйлар икән — бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга нинди дә булса мәгълүмат бирүдән тыелыгыз.

 

 «Миңа, янәсе, Россия Социаль фонды хезмәткәре шалтыратты, үзен Александр дип таныштырды һәм янәсе дарулар өчен яңа компенсация түләү турында хәбәр итте һәм паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын сорады. Мин телефон сөйләшүен өздем һәм фондның Татарстан буенча  бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыраттым. Чын хезмәткәр миңа аларның мошенниклар булуын һәм паспорт һәм банк мәгълүматларын тапшырырга кирәкмәвен хәбәр итте", - дип  сөйләде Казаннан пенсионер Роза Сатдыкова. 

 

Билгесез яки шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә түбәндәге мәгълүматларны: дәүләт хезмәтләре паролен, паспорт мәгълүматларын, банк картасының номерын һәм аның ПИН-кодын әйтмәгез.

 

Кисәтеп куябыз: сезне СМС-код белән раслап, кабул итүгә язып кую тәкъдиме — ул мошенниклык схемасы. Россия Социаль фондының клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен Фондның сайтында мөмкин булган «алдан язылу» рәсми электрон сервисын кулланырга кирәк, анда сез сәфәрнең уңайлы вакытын сайлый аласыз.

 

«Без республика халкын яңа ярдәм чаралары һәм түләүләр турында мәгълүматны Социаль Фондның рәсми сайты, Россия Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләре һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгән чыганаклардан гына алырга чакырабыз", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Еш кына мошенниклар янәсе срогы чыккан банк карталары яки пенсия алу өчен счетлар турында хәбәр итә һәм акчаларны үзләре күрсәткән счетка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк: пенсия түләүләрен китерү ысулын сайлау бары тик пенсионерның үзе тарафыннан Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә бирелгән шәхси гаризасы нигезендә башкарыла.

 

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграммда табарга мөмкин.

 

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне — 08:30 дан 16:15кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International