Ата-аналарга яңа туган бала өчен СНИЛС сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми - Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге аны автомат рәвештә билгели

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен  шәхси счетның   иминият номерларын (СНИЛС) актив режимда рәсмиләштерә башлады.Бу ата-аналарга  балаларына  СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.

Россиядә яңа туган балалар өчен гаризасыз тәртиптә СНИЛС рәсмиләштерү системасы эшли. СНИЛС турындагы мәгълүмат гражданлык халәте актларын рәсмиләштерү органныннан (ЗАГС) Россия Социаль фонды  системасына бала туу турындагы мәгълүматлар алынганнан соң ук дәүләт хезмәтләре порталындагы ананың шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.

"Әгәр әнинең дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаса яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелсә, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә  паспорт һәм туу турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турындагы хәбәрнамә чагылыш тапмаска мөмкин", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

СНИЛС бала өчен төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм ана капиталын да кертеп, төрле социаль түләүләрне рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрне алу өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырылган күчермәсе дә җитә.

Татарстан Республикасы халкы Бердәм контакт-үзәктә консультация ала һәм СНИЛС рәсмиләштерүгә һәм башка хезмәт күрсәтүләргә бәйле сораулар бирә ала— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне — 08:30 дан 16:15кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

 

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International