Әлфия Когогина «Эшмәкәрлек» партия проекты кысаларында төбәкләр белән киңәшмә уздырды

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.Чарада Россия төбәкләрендәге иҗтимагый советлар рәисләре һәм проект координаторлары катнашты.

"Безнең федераль инициативаларның һәм эшкуарлыкны үстерү өлкәсендәге карарларның урыннарда ничек гамәлгә ашырылуына даими мониторинг алып барырга кирәк. Эшлекле киңәшмә барышында Россия Федерациясенең 70 субъектында «Эшмәкәрлек» партия проектын тәкъдим итүче хезмәттәшләре белән бергә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук уртак эшкә агымдагы нәтиҗәләр ясадылар», – дип хәбәр итте Когогина.

2025 елның беренче яртыеллыгында «Бердәм Россия» партия проектының «Эшмәкәрлек» чараларында 70 мең кеше катнашты. Бөтен ил буенча эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән 1750 форум, семинар, тренинг, бизнес-очрашулар, конкурслар уздырылды.

"Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның якыннарына аерым игътибар бирелә. Безнең «Зз бизнесым» программасы аларның бизнес-инициативаларына ярдәм итүгә һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. «Бердәм Россия«, кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе һәм "ОПОРА РОССИИ " бергәләп эшләгәндә, программа буенча Россиянең 14 төбәгеннән 300гә якын махсус хәрби операция катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары укыды. Ел ахырына кадәр РФнең 40 тан артык субъектын җәлеп итәргә планлаштырабыз", - дип билгеләде Когогина.

Киләчәктә махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның үз эшләрен ачарга теләүче гаилә әгъзалары өчен «Үз бизнесым» укыту программасына РФнең барлык субъектлары да кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International