Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2025 елның 24 августы, якшәмбе

25 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар (Казанда төнлә), көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с), көчле яңгыр көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.                            

2. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән сынган агач ботаклары да зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

6. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

7. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:

Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.

Яңгыр  яуганда   урамда  калсагыз:

Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.

Яңгыр  яуганда бинада булсагыз

Әгәр сез булган бинаны   су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.

Яңгыр  яуганда шәхси транспортта булсагыз

Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгып  тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгыр беткәнен көтегез. Су бик тиз күтәрелә башласа, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.

Автомобильдә булганда боздан ничек сакланырга

Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International