Әлфия Когогина Донецк Халык Республикасы укучылары белән очрашты

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина «Университет сменалары»проектында катнашучы Донецк Халык Республикасыннан мәктәп укучылары белән очрашты.

"Бу иртәне без Донецк, Горловка, Дебальцево өлкән сыйныф укучылары ял итә торган сәламәтләндерү лагере территориясендә  Дәүләт флагы күтәрү һәм ачык күңел аралашу тантанасыннан башладык. Балалар Татарстанда үзләренә бик ошавы турында сөйләделәр. Спорт һәм мәдәни чаралардан, экскурсияләрдән һәм мастер-класслардан тыш, алар өчен киң белем бирү программасы әзерләнгән иде», – дип билгеләде Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International