«Геройлар узышы» ның чылбырлы реакциясе Казанга кадәр барып җитте!

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан башкаласының яр буенда каршылыклы узышлар өчен беренче тренировка мәйданчыгы ачылды.

Хәзер спортчыларның Казан Кремленә карап стартларга ел әйләнәсе әзерләнү мөмкинлеге бар!  

📍 Мәйданчык «Аммоний " химия комплексы ярдәмендә барлыкка килде. Инде 4 ел рәттән Менделеевскида иң масштаблы «Геройлар узышы» уза, анда быел Россия Кубогы уйнатылды. Хәзер эстафета Казанга да барып җитте.

Мәйданчыкта нәрсә бар:
●чишенү бүлмәләре һәм инвентарьны саклау урыны булган 12 метрлы контейнер
●тренировкалар өчен зона һәм урам тренажерлары
● 6 метрлы турник рамасы
● иминлек өчен резина өслек

"Геройлар узышы"нда катнашкан һәркем моның шәп тәҗрибә  икәнен белә. Спорт модага әйләнә-һәм бу шәп!", — диде ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Мәйданчык һәвәскәрләр өчен күнегүләр урыны гына түгел, булачак һөнәри спортчылар һәм инструкторлар өчен дә булачак.

Бу инде «Аммоний» ачкан икенче спорт мәйданчыгы: беренчесе — воркаут-зона Менделеевскида Д.И. Менделеев исемендәге стадионда урнашкан. 
Озакламый 100 метрлы трассаны монтажлау башланачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International