Менделеевскида яңартылган суд участоклары бинасын ачу тантанасы булды

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары институтының 25 еллыгы уңаеннан капиталь ремонттан соң суд участоклары биналары ачылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров катнашты. 

Аннары шәһәр һәм Республика суд участоклары хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды.

Чара яңа бина буйлап экскурсия белән тәмамланды, анда кунаклар сыйфатлы ремонт нәтиҗәләре һәм төзекләндерелгән бүлмәләр белән шәхсән таныша алдылар.

Яңартылган бина барлык кирәкле бүлмәләр белән җиһазландырылган: уңайлы кабинетлар, иркен суд утырышлары залы, заманча архив, шулай ук махсус конвой бүлмәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International