Менделеевск районының Бәзәкә авылында авыл көнен бәйрәм иттеләр!

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Бәзәкә авылы халкы туган як бәйрәмен билгеләп үтте. Чара Сәйтәк авыл мәдәният йорты ярдәмендә оештырылды.

Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева мөрәҗәгать итте.

Шуннан соң бәйрәмдә җирле мәдәният йорты артистлары: «Чишмә» халык ансамбле, «Ялкын»балалар бию коллективы чыгыш ясады. Оештыручылар яшьләр өчен хәрәкәтле уеннар һәм мавыктыргыч конкурслар әзерләгәннәр иде. Бәйрәм азагында кунаклар кайнар коймак һәм хуш исле татар чәе белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International