РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина Луганск Халык Республикасының Гаилә үзәгенә гуманитар ярдәм китерде.
"Бу юлы без Луганск Халык Республикасының Гаилә үзәгенә ярдәм юлладык, ул бөтен төбәк буенча балалар белән эшли. Аларның күбесе әти-әниләрен югалткан, йортсыз калган, иң кирәкле әйберләргә бик мохтаҗ. Микроавтобуслар, көнкүреш техникасы, балалар туклануы, памперслар, кием – салым, уенчыклар, урын – җир кирәк яраклары, гигиена чаралары-боларның барысын да китерделәр һәм адреслы сорау буенча тапшырдылар», - дип билгеләде депутат.
Әлфия Когогина даими нигездә гуманитар ярдәмне элемтә сызыгына шәхсән үзе тапшыра. Махсус хәрби операция башланганнан бирле ул «Бердәм Россия» партиясе, Халык фронты, КАМАЗ, Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән берлектә махсус хәрби операция зонасына-Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына, Херсон, Запорожье, Курск һәм Белгород өлкәләренә 27 гуманитар миссия оештырган.