Дәүләт Думасы тарафыннан Россия Федерациясе Салым кодексына салым салуның патент системасы кулланылырга мөмкин булган эшчәнлек төрен төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кабул ителде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Патент системасы башта кече бизнеска, бигрәк тә салым салуның гадилеге мөһим булган көнкүреш хезмәтләре өлкәләренә ярдәм итү өчен булдырылган иде. Әмма саклау эшчәнлеге югары җаваплылык белән бәйле, катгый контроль таләп итә һәм дәүләт алдында тулы исәп һәм хисап белән алып барылырга тиеш. Саклау хезмәтләрен патент системасыннан төшереп калдыру үтә күренмәлелекне арттыруга, бу өлкәдә керемнәрне легальләштерүгә һәм мондый хезмәтләрдән файдаланучы гражданнар һәм бизнес хокукларын ышанычлы яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән»
Законда урам патрульләре, сакчылар, каравылчылар һәм вахтерларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген салым салуның патент системасы кулланыла торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлегеннән төшереп калдыру каралган.